Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда акылы зәгыйфь ир хатыны янына җибәрергә теләмәгән сөяркәсен кыйнап үтергән
Үткән атнаның җомгасында Казанның Лазарев урамында урнашкан бер йортның фатирында 46 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Җинаять кылуда шикләнелеп, хатын-кыз белән бергә яши торган 52 яшьлек ир-ат тоткарланган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда сөйләде.
Тикшерү фаразынча, ир-ат законлы хатынына шалтырата һәм алар очрашырга килешә. Сөйләшүне ишетеп, ир-ат белән торучы хатын фатирны эчтән бикләп куя һәм ачкычны яшерә. Талаш чыга, һәм ир сөяркәсен кыйнап, хатыны янына китә. Фатирга кире әйләнеп кайтуга, ир хатынының үлгән булуын аңлый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шикләнелүче зат табиб-психиатрда исәптә тора.
Фаҗига факты буенча «Саксызлык аркасында, сәламәтлеккә авыр зыян салып, үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү вакытына шикләнелүчене кулга алганнар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз