Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Акыллы уеннар» фестивале чит ил кунакларын кабул итте
Татарстанда «Акыллы уеннар» фестивале масштаблы рәвештә узды: быел фестивальдә 350 бала катнашты, ә кунаклар саны 750 кешегә җитте. «Акыллы уеннар» – мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге иң инновацион һәм уңышлы проектларның берсе. Ул елдан-ел үсә һәм Татарстанның төрле районнарыннан балаларны, әти-әниләрне һәм укытучыларны берләштерә.
Проектка нигез салучы, педагогика фәннәре кандидаты Альбина Насыйрова сүзләренчә, беренче елны проект 100 балалар бакчасы белән эшли башлаган.
«Проектны башлап җибәргәндә, аның шулкадәр зур уңышка ирешәчәген күз алдына да китермәгән идек. Безгә хәзер башка төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә язалар һәм кызыксыналар. «Акыллы уеннар» – чыннан да уникаль проект. Мин аның нәкъ менә Татарстанда барлыкка килеп, үсеш алуы белән бик горурланам. Бүген «Акыллы уеннар» программасы буенча Татарстанның 150 балалар бакчасы эшли һәм якын арада проектка тагын 50 балалар бакчасы кушылачак», – дип билгеләде ул.
- Проектның төп миссиясе – балаларны интеллектуаль үсешкә илһамландыру, туган телне һәм мәдәниятне заманча уен формалары аша өйрәтү.
Проект авторлары фикеренчә, телне өйрәнү кызыклы, эмоциональ һәм уен аша булганда нәтиҗәлерәк бара.
«Балага кызык икән, ул телне, мәдәниятне һәм аралашуны табигый рәвештә үзләштерә. Уен – бала тормышындагы төп эшчәнлек. Шуңа күрә без белем бирү мохитен заманча өстәл уеннары аша төзибез», – дип ассызыклый проект командасы. Оештыручылар фикеренчә, балаларны милли әдәбият һәм мәдәният белән заманча интерактив форматлар аша таныштыру аеруча мөһим.
Бүген «Акыллы уеннар» телне һәм мәдәниятне саклау гына түгел, ә балаларда игътибарлылык, логик фикерләү, вак моторика, коммуникация һәм эмоциональ интеллект үстерү проекты да. Бу бигрәк тә бүгенге цифрлы технологияләр заманында актуаль яңгырый. Чөнки балалар арасында гаджетларга бәйлелек, игътибарсызлык һәм тере аралашуга кызыксыну кимү күзәтелә.
Быел «Акыллы уеннар» фестивале бөек татар шагыйре Габдулла Тукай юбилеена багышлана. Фестивальнең барлык белем бирү проектлары, иҗади конкурслары һәм уеннары Габдулла Тукай иҗатына, аның әсәрләренә һәм мәдәни мирасына бәйле.
«Безнең өчен балаларның Габдулла Тукай исемен генә белүләре түгел, ә аның иҗаты һәм шәхесе белән эмоциональ бәйләнеш булдыру мөһим», – дип билгелиләр фестиваль оештыручылары.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә өстәл уеннарын өйрәнү программасы 2023 елдан башлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Проект авторлары Татарстан Республикасы Рәисенә проектка күрсәткән ярдәме һәм белем бирү өлкәсендәге инновацияләргә игътибары өчен зур рәхмәт белдерә. Шулай ук татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка аерым рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
«Марат Готович балалар арасында татар телен үстерүгә бәйле проектларны, заманча белем бирү инициативаларын һәм инновацияләрне һәрвакыт ихлас күңелдән хуплый», – дип билгеләп үтте оештыручылар.
Проектны барлык еллар дәвамында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре эксперт дәрәҗәсендә озатып бара.
Проектка халыкара дәрәҗәдә дә зур кызыксыну бар. Быел фестивальгә Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә кунаклар килде. Көтелгән кунаклар арасында – H.E. Mrs. Aisha Mohammed Al Mulla – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хатын-кызлар бизнес советы рәисе, шулай ук БГӘ мәдәният һәм яшьләр министры Шейх Салем бин Халид Әл Касими дә булды. Кунаклар проект белән, аның белем бирү концепциясе һәм тел белән мәдәниятне уен технологияләре аша саклау алымнары белән танышты.
Киләчәктә проектны тагын да киңәйтү, яңа белем бирү уеннары булдыру һәм проектны халыкара дәрәҗәдә үстерү максаты куелган. Программа инглиз теленә инде тәрҗемә ителгән, ә якын киләчәктә гарәп телендәге версиясен эшләтеп җибәрү дә планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз