news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Акыллы уеннар» беренче республика чемпионаты оештырылды

Казанда «Акыллы уеннар» беренче республика чемпионаты оештырылды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парктта «Акыллы уеннар» дип аталган өстәл уеннары буенча беренче республика чемпионаты узды. Чемпионатта Татарстанның төрле районнарыннан 200 бала, 150 тәрбияче һәм 200 ата-ана теркәлде.

  • Россиядә тиңе булмаган «Акыллы уеннар» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. «Акыллы уеннар» - ул «Бала-Сити» балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән автор программасы. 2023-2024 уку елында 10 уеннан торучы программа Татарстан Республикасының 100гә якын балалар бакчасында укытыла. Әлеге программа буенча 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар әзерләнә, әмма чемпионатта 6-7 яшьтәге балалар көч сынашты.

Чемпионатның рәсми ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бала Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәре директоры Альбина Насыйрова катнашты.

«Бала-Сити» компаниясе, аның җитәкчесе үзенең иҗади төркеме белән әлеге проектның методикасын эшләп, Кыйтайдан 100 уен комплекты кайтарды. Мин мондый дәрәҗәдәге кызыксынуны көтмәгән идем: әлеге уеннарда 500дән артык кеше катнаша. Әлбәттә, бу проект туган телебездә бара, бездән хәтта аны, тәрҗемә итеп, рус телендә дә булдыру турында сорыйлар. Без аны да эшләячәкбез», - диде Марат Әхмәтов.

Шулай ук ул «Акыллы уеннар» проектының балага шәхес буларак формалашырга ярдәм итүен билгеләде. «Әлеге проект ярдәмендә баланың уйлау сәләте белән сөйләм сәләте бергә үсә. Ул аның фикерен, мөнәсәбәтен, уен үстерә, һәм, гомумән, шәхес буларак формалашырга ярдәм итә», - диде ул.

Марат Әхмәтов «Акыллы уеннар» форматындагы башка проектлар булдыру максаты белән «Бала-Сити»ның иҗади төркеменә мөрәҗәгать итүләре турында да хәбәр итте. «Файдасы бар икәнлеге бүгенге залдан күренеп тора. Янып торалар, битараф бер генә кеше дә юк. Шундый җылы милли мохиткә бик сөенәм», - дип, белдерде, Марат Әхмәтов.

«Чемпионат өчен балалар тарафыннан ел дәвамында үзләштерелгән биш төрле уен сайлап алынды. Башта һәр балалар бакчасы үзенең эчке чемпионатын үткәрде. Шул рәвешле, балалар арасында иң нәтиҗәле уенчылар ачыкланды һәм алар чемпионатка узды», - диде «Акыллы уеннар» программасының методисты һәм тренеры Гүзәл Мөхәммәтҗанова.

Ул шулай ук уен төрләре һәм аларның кагыйдәләре белән дә таныштырды.

«Мәсәлән, «Түбәтәй» уены куллар координациясен үстерә. Когнитив функцияләрне үстерүче уеннар да бар, ягъни анда объектны силуэт буенча җыярга кирәк. Бу уен «Мин булдырам» дип атала. «Түбәтәй», «Мин булдырам», «Нәрсә бу?», «Кара-кара» уеннары индивидуаль рәвештә башкарыла, бары тик «Мин төзүче» уенында гына балалар парлап эшлиләр. Әлеге уенда балаларга бертөрле объектлар бирелә һәм алар бер-берсе белән килешкәннән соң, әлеге объектларны агач кисемнәре ярдәмендә төзергә тиешләр. Биремне тизрәк һәм төгәлрәк эшләүчеләр иң югары бәя алачаклар», - дип, сөйләде ул.

Моннан тыш чемпионатта төрле остаханәләр, «Бала-Сити»ның ИТ директоры тарафыннан «Акыллы уеннар» кушымтасы буенча укыту һәм балалардан иҗали номерлар тәкъдим ителде.

Фоторепортаж: Михаил Захаров
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100