Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «акыллы» тукталышлар ясау өчен 550 миллион сум акча акча сарыф ителәчәк
2019 елда «акыллы» тукталышлар булдыруга кагылышлы проектны гамәлгә ашырырга һәм яктырту системасын яңартырга ниятлиләр.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Виктория Елфимова). 2019 елда Казанда «акыллы» тукталышлар проекты гамәлгә ашырылачак һәм аңа 500 миллион сум чамасы акча сарыф ителәчәк. «Ростелеком» акционерлык җәмгыятенең «Волга» макротөбәк филиалы директоры Алексей Миронов ТР Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Әлеге проект гамәлгә ашырылган очракта, аңа 550 миллион сум күләмендә инвестиция кертеләчәк», - диде Алексей Миронов.
Проект республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә әзерләнә, диде спикер.
2019 елда Чаллы һәм Әлмәттә яктырту системасын яңарту күздә тотыла. «Ростелеком» әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 300 миллион сум күләмендә инвестиция кертәчәк. Моннан тыш, салкын су белән тәэмин итүне исәпләү приборлары һәм 60 мең «акыллы» счетчик урнаштырырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз