Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «акыллы» котельныйлар булдырырга керештеләр
«Казэнерго» үзенең өч объектын автоматлаштырды инде.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Казэнерго» АҖ «Данфосс» компаниясе белән бергә Зеленая урамы 1нче йорт адресы буенча «акыллы» җылылык челтәрләре булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашырырга кереште. Бүген Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта билгеле булды.
«Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә оптималь гидравлик режим тәэмин ителәчәк, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык челтәрләре белән идарә итүнең сыйфаты артачак, электр энергиясен куллану чыгымнары кимиячәк. Җылылык челтәре эшенең барлык параметрлары безнең үзәк диспетчерлык пунктына тапшырылачак», - дип искәртте «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков.
Аның сүзләренчә, «акыллы» котельныйлар барлыкка килү предприятиенең энергия белән тәэмин итү эшчәнлегенең логик дәвамы булачак. Әйтик, бүгенге көндә предприятиегә караган 164 котельный һәм үзәк җылылык пунктының 58е автомат режимда эшли. Бу котельный һәм үзәк җылылык пунктларына хезмәт күрсәтүчеләр санын 180 кешегә киметергә мөмкинлек биргән.
Соңгы биш елда «Казэнерго» энергия белән тәэмин итү һәм энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрү чараларына ел саен 150 миллион сум күләмендә инвестиция кертә. Әлеге чаралар елына 12-14 миллион сумлык нәтиҗә бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз