news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда акыл зәгыйфьлегеннән интеккән инвалидлар өчен «балалар бакчасы» ачылды

Казанның Тинчурин урамындагы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндез тору бүлегендә акыл зәгыйфьлегеннән һәм аутизмнан интеккән яшь инвалидларның туганнары үзләре караган авыруларны берничә сәгатькә белгечләр янына калдыра ала. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Казанның Тинчурин урамындагы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндез тору бүлеге базасында ремонт ясадык һәм кече, урта, олы яшьтәге балалар өчен аерым төркемнәр оештырдык. Бу балалар үзара аралашсын өчен кирәк. Өстәвенә, бу әти-әниләргә бераз тын алу, ял итеп алу мөмкинлеге дә. Алар балаларын өч-дүрт сәгатькә тәрбиячегә калдыра һәм үз эшләре буенча каядыр барып килә ала. Әйтик, хастаханәдә табибка күренә алалар», - дип ачыклык кертте ул.

Министр сүзләренчә, мондый мәйданчык булдыру үтенече белән инвалид балаларның әниләре мөрәҗәгать иткән. Алар балаларын көндез белгечләр белән калдырырга теләгән. Шул ук вакытта, балаларына күз-колак булу белән бергә, аларның акыл үсешенә ярдәм итә торган уеннар да оештырсыннар иде дигән теләкләрен җиткергәннәр.

«Без әти-әниләрнең бу теләген Казанда һәм республикада көндез тору бүлекләрен оештыру юлы белән канәгатьләндердек. Балалар бер-берсе белән таныша, белгечләр алар өчен иҗади дәресләр үткәрә. План буенча 2024 елның апреленә кадәр бездә барлык төркемнәр дә тулган», - дип искәртте Зарипова.

news_right_1
news_right_2
news_bot