Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Акыл фабрикасы» форумы башланды
6 ноябрьдә Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылган «Акыл фабрикасы» форумы башланды. 6-9 ноябрьдә узучы чара Россиянең төрле төбәкләреннән килгән актив татар яшьләрен, яшьләр оешмалары вәкилләрен һәм лидерларны бер мәйданга җыйды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте Бөтендөнья татар яшьләре форумына сылтама белән хәбәр итә.
Форумның беренче көне катнашучыларны Казанның бай тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыруга багышланды. Махсус әзерләнгән экскурсия программасы кысаларында яшьләр татар халкы тарихында мөһим урын алып торган берничә истәлекле урында булды.

Экскурсия Яңа Татар бистәсе зиратыннан башланды. Биредә катнашучылар татар халкының күренекле мәгърифәтчеләре, дин әһелләре, язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бәйле яңа белемнәр алды.
Аннары яшьләр Апанай мәдрәсәсендә һәм Шиһабетдин Мәрҗани музеенда булды. Биредә алар татар мәгърифәтчелеге тарихы, дини белем бирү традицияләре һәм татар җәмгыятенең үсешендә мөһим роль уйнаган шәхесләр белән якыннанрак танышты.

Экскурсия Казан Кремлендә дәвам итте. Катнашучылар Кремльнең Гавами урыннар бинасында Татарстан Республикасы Милли музее күргәзмәсен карады, шулай ук Милли музейның төп экспозициясе белән танышты. Әлеге сәяхәт яшьләргә татар халкының күпгасырлык тарихын, мәдәниятен һәм тарихи вакыйгаларын тирәнрәк күзалларга мөмкинлек бирде.
Көннең чираттагы тукталышы «Туган Авылым» комплексындагы «Тамырлар» татар тирмәсе булды. Биредә катнашучылар татар халкының көнкүреше һәм милли традицияләре белән танышты.

Кич белән форумның ачылышы узды. Оештыручылар катнашучыларны сәламләде, форумның төп максатлары һәм алдагы көннәргә билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
Ачылыштан соң яшьләр, төркемнәргә бүленеп, «Уңышлар түгәрәге» һәм «Сабаклар түгәрәге» форматларында фикер алышты. Катнашучылар үз төбәкләрендә тормышка ашырылган уңышлы проектлар, тупланган тәҗрибә, эш барышында очраган кыенлыклар һәм алардан алынган сабаклар белән уртаклашты.

Беренче көн ирекле аралашу һәм төркемнәрдә фикер алышуга йомгак ясау белән тәмамланды.
«Акыл фабрикасы» форумының төп максаты – татар яшьләре арасында элемтәләрне ныгыту, уртак проектлар өчен мөмкинлекләр булдыру һәм татар яшьләр хәрәкәтенең киләчәк үсеш юнәлешләрен билгеләү.

Алдагы көннәрдә катнашучыларны белем бирү очрашулары, стратегик сессияләр, төркемнәрдә эшләү һәм яңа проектлар әзерләү көтә.
Фото: Нияз Гатаулла, Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз