Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда акватлон буенча чемпионат уздырыла
Бу ике спортчы ярышы, аларның максаты суда көрәш вакытында бер-берсеннән тубыкларына беркетелгән тасманы алу
(Казан, 26 гыйнвар, Татар-информ»). 31 гыйнварда «Ак Барс» яшьләр үзәге бассейнында акватлон буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге уздырыла. Ярышларны Татарстан Республикасы Су асты спорты федерациясе оештыра.
Акватлон – су асты спорты дисциплинасы. Бу ике спортчы ярышы, аларның максаты суда көрәш вакытында бер-берсеннән тубыкларына беркетелгән тасманы алу.
Ярышлар индивидуаль һәм Олимпия системасы буенча уза. Катнашучылар саны чикләнмәгән.
Төп бурыч – Татарстанның җыелма командасын оештыру өчен көчле спортчыларны ачыклау һәм халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясау, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Су асты спорты федерациясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз