news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда активистлар "Кырлай" паркы артындагы яшел зонаны чистартачак

Әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган шәһәрлеләрне чарада катнашырга чакыралар.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ").  21 һәм 22 июльдә Казандагы "Кырлай" паркы артындагы урманда өмә узачак. Активистлар әлеге территорияне чүптән арындырырга планлаштыра. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган шәһәрлеләрне чарада катнашырга чакыралар. "Казанга мәхәббәтебезне күрсәтик. Инициатива белдереп, бу урынны төзекләндерик", - дип язалар активистлар социаль челтәрләрдә.

Чарада катнашучылар 10.00 сәгатьтә "Кырлай" паркының үзәк капкалары янында очраша. Чүп капчыклары һәм биялиләр алып килергә киңәш ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot