news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда активистлар 300 метр озынлыктагы Георгий тасмасын җәелдерде

Казанда активистлар 300 метр озынлыктагы Георгий тасмасын җәелдерде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Кремль яр буенда «УРАМ» экстрим-паркы янында Россиядә иң озын Георгий тасмасын җәелдерү тантанасы узды. Чара Татарстан Республикасы территориясендә ел саен уздырыла торган «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә старт бирде.

Акциядә 600 дән артык кеше катнашты. 300 метрлы тасманы җәюгә «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Татарстан төбәк бүлеге активистлары, Казанның югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре һәм шәһәр халкы җәлеп ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов хәбәр иткәнчә, чара символик характерга ия һәм халыкка тасмалар тарату алдыннан уза.

«Бүген, 22 апрельдә, бөтен ил буйлап «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе старт ала. Казанда без 300 метр озынлыктагы тасманы җәябез. Иртәгәдән башлап без көндәлек форматта шәһәрнең үзәк урамнарында һәм республиканың муниципаль районнарында тасмалар таратуга күчәбез», - дип ачыклык кертте Шиһабетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot