Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда актер, драматург Кәрим Тинчуринны искә алачаклар
Тинчурин театры коллективы һәм татар җәмәгатьчелеге Архангель зиратында драматург җирләнгән урынга чәчәкләр салачак, соңрак аны искә алу концерты оештырыла һәм нәсел шәҗәрәсе тәкъдим ителә.
Актер, драматург, режиссер Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән Казанда чаралар оештырыла. Тинчурин театрының 89 сезонын ачу тантанасы да драматургның юбилеена багышлана.
Иртәнге 10.00 сәгатьтә Тинчурин театры коллективы һәм татар җәмәгатьчелеге Архангель зиратында Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салачак, дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат үзәге.
Зираттан соң 11.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин паркында драматургның бюстына чәчәкләр кую, искә алу концерты оештырыла. Чарада Тинчуринга багышланган шигырьләр сөйләнеләчәк, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Искә алу концертында Тинчурин театры артистлары Ирек Хафизов, Гөлчәчәк Хафизова, Резедә Сәләхова, Резедә Төхвәтуллина, Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров һ.б. чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.
16.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театры фойесында Тинчуринның нәсел шәҗәрәсен презентацияләү башланып китәчәк. Драматургның нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итүдә язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре катнашачак.
Презентациядән соң Кәрим Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге камера оркестры чыгышы һәм театр музеенда Тинчурин тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» пьесасы кулъязмасы белән таныштыру көтелә.
Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышланган чаралар театрның 89 сезонын ачу һәм Тинчурин тәрҗемәсендәге «Хан кызы Турандык» спектакле премьерасы белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз