news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Актаныш мәдәнияте көне үтте

Казанда Актаныш мәдәнияте көне үтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанның «Әкият» театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» республикакүләм конкурс-фестивале кысаларында Актаныш районы мәдәнияте көне үткәрелде. Мәдәни программа «Олы юллар сызганнарны – тамырлардан күреп танырлар» дип аталды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Актаныш – үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап яшәүче районнарның берсе. Әлеге матур тамаша моңа яхшы мисал булгандыр. Бу безнең Казанда үткәргән бердәнбер чара түгел. Районыбызда 10 артык халык театры, муниципаль театр бар. Ел дәвамында алар Казан тамашачыларын сөендерә. Шулай ук гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстанның бик күп районнарында булдып, тулы заллар җыйдылар», – диде халыкны сәламләгәндә Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук җитәкче мондый чараларның бердәмлек үрнәге булуын һәм әһәмиятлелеген искәртте. «Нинди генә авыр чорда яшәсәк тә, татар халкы кайгыда да, шатлыкта да үз кичерешләрен җыр аша, моң аша җиткергән. Мондый чаралар бик кирәк. Ул безне берләштерә, яшәргә, көрәшергә көч өсти», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Программа «Актанышка илтә юлларым» дигән райондагы этнографик экспедициеләр вакытында табылган җыр, биюләрне туплаган фольклор күренешләрдән, флешмобтан башланып киткән иде. Алга таба ул төрле күргәзмәләрне тамаша кылу, җирлекләрнең үткәне һәм бүгенге яшәеше белән танышу белән дәвам итте. Чара Актанышның оста үзешчән сәнгать коллективлары, талантлы гаиләләр һәм «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында зур концерт программасы белән йомгакланды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100