news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда АКШ туристына югалган акча янчыгын кайтарып биргәннәр

Америка гражданины акча янчыгын «Миллениум» сәүдә комплексында югалткан.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Казанда АКШ туристына югалган акча янчыгын кайтарып биргәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Миллениум» сәүдә комплексы каравылчысы хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, кичә сәүдә комплексында аңа югалган акча янчыгы биргәннәр. Аны ачып карагач, каравылчы янчыкның Америка кешесенеке икәнлеген аңлаган.

«Янчыкта Рамирез Лестер Джованна исеменә машина йөртү таныклыгы, кредит карталары һәм 13 мең сум акча бар иде. Мин бернәрсәгә дә кагылмадым һәм полициягә мөрәҗәгать иттем», - диде Миртаги Бабаев.

Тиз арада килеп җиткән полицейскийлар Рамирезның тәрҗемәчесе белән элемтәгә кереп, аның милкен фотога төшергән һәм турист тукталган кунакханәгә барып, акча янчыгын хуҗасына тапшырган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100