news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Аксенов-фест-2014” әдәби-музыкаль фестиваль ачылды

Фестиваль 4 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Казанда Василий Аксенов йорт-музеенда “Аксенов-фест-2014” сигезенче әдәби-музыкаль фестиваль ачылды. Ул 4 чен ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел фестиваль темасы рус телендә сөйләшеп, башка илләрдә яшәүче кешеләргә багышланган. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә фестиваль координаторы, әдәбият тәнкыйтьчесе, “Октябрь” журналының баш мөхәррире Ирина Барметова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, фестиваль кысаларында Россия язучыларыннан проза, шигърият, эссеистика буенча мастер-класслар, иҗади очрашулар, дискуссияләр, түгәрәк өстәл утырышлары, спектакльләр узачак. Ә быелгы программада яңалыклар да көтелә.

Спикер сүзләренә караганда, җәмәгатьчелеккә “Октябрь” журналының “Рассказ с ладонь” исемле бик кыска хикәягә багышланган (90 ел) юбилей номеры тәкъдим ителәчәк.

“Ул, чыннан да, кеше кул учы күләмендәге хикәя – 700 билге. Мондый хикәяне язуны без күп кенә язучыларга тәкъдим итеп карадык, әмма аны бик азлар гына башкара алды, чөнки бу бик авыр. 100 гә якын автор аны язуын язды. Журналда уч төпләрен күп кенә атаклы рәссамнар ясаган. Бик кыска прозаны без перформанска сыйдырырга уйладык, анда текст һәм джаз берләштереләчәк”, - диде ул.

3 нче ноябрь көнне фестивальдә “Рассказ с ладонь” әдәби-музыкаль перформансы күрсәтеләчәк. Спектакльдә катнашуга Юрий Щербаков идарәсендәге “V.Аks-band” Казан джаз коллективы, режиссер һәм актер Тәлгать Баталов та җәлеп ителгән.

Шулай ук фестиваль кысаларында чираттагы

"Йолдызлы билет"/“Звездный билет” тапшырылачак. Лауреатларны 4 нче ноябрьдә Казан Ратушасында игълан итәчәкләр.

“Казан мэры Илсур Метшин, “Йолдызлы билет” сыныннан һәм акчалата премиядән тыш, В.Аксенов премиясе лауреаты билгесен булдырырга тәкъдим итте. Без аны эшләдек. Аны быелгы лауреатларга гына тапшыру гадел булмас иде дип уйлап, без бүгенге көндә лауреатлар саны кадәр билгеләр ясарга карар кылдык, ягъни алты билге эшләнде. Быел аларны Казан авторлары Анна Русс һәм Денис Осокинга тапшырырга телибез”, - дип билгеләп узды Барметова.

“Билгедә Василий Аксеновның яннан сурәте төшерелгән. Без Василий Павлович белән кафеда утырган вакытта, фестиваль, аның символы турында фикер алыштык. Ул салфеткада үзенең профилен ясады. Менә шул сурәт фестивальнең символына әверелде һәм “Йолдызлы билет” билгесенә күчте”, - дип өстәде ул.

Бүген “Аксенов-фест” попечительләр советы рәисе Евгений Попов матбугат конференциясендә катнашкан прозаик, шагыйрь, сценарист Денис Осокинга шул билгене тапшырды.

“Без фестивальгә әле нигез генә салган вакытта ул күпкә купшырак иде, зур залларда узды, чөнки “йортсыз” иде. Бу йорт барлыкка килгәч, фестиваль чын әдәби камералыгына ия булып, шау-шулы булудан туктады. Әмма моның да үз күркәмлеге бар. Быел бу йортка инде - биш ел”, - дип йомгаклады “Октябрь” журналының баш мөхәррире.

Искәртеп узабыз: “Аксенов-фест” Казанда 2007 нче елдан бирле, Илсур Метшин Василий Аксеновка 75 яшьлеген ватанында – Татарстан башкаласында билгеләп үтәргә тәкъдим иткән вакыттан бирле уздырыла. 2008 нче елда фестивальне еллык итәргә карар кылынган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot