news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак

20–22 март көннәрендә «Ак барс» Көрәш сараенда Акробатик рок-н-ролл буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Чарага Россиянең 27 төбәгеннән 2,5 меңнән артык спортчы җыелачак. Катнашучылар арасында: гамәлдәге дөнья чемпионнары һәм эре халыкара турнирларда җиңүчеләр.

Ярышларның беренче көне, 20 март, 6 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар чыгышыннан башлана. Шулай ук бу көнне өлкән хатын-кызлар командалары арасында иң көчлеләр билгеләнәчәк.

Ярышларның рәсми ачылышы 21 мартта 18:00 сәгатьтә була. Шимбә программалары иң тамашалысы булырга вәгъдә итә: бу көнне очу акробатикасы элементларын үз эченә алган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында «М класс-микст» дисциплинасы буенча ярышлар узачак. Катнашучылар арасында:гамәлдәге дөнья чемпионнары һәм БРИКС илләре уеннары призерлары. Бу дисциплинада финал ярышлары тантаналы ачылыштан соң ук башланачак.

Йомгаклау көне, 23 март, «акро-свинг» акробатик рок-н-роллдагы яңа юнәлешкә багышланачак. Бу стиль свинг стилендәге биюләрнең берничә юнәлешен шоу һәм акробатика элементлары белән берләштерә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.

Татарстан Республикасын ярышларда Казанның алты клубы: «Стимул», «Аметист», «Фокс-Казан», Идел буе «Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты» спорт клубы ассоциациясе, «Fun Double Dance», «Boogie-Woogie Energy Казань» клубларыннан 100 гә якын спортчы, шулай ук «Татнефть-Әлмәтем» клубы данын яклаучы Әлмәт биючеләре тәкъдим итәчәк.

Тамашачылар өчен ярышларга керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot