news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Аккош күлендә узган Сабан туен 30 меңнән артык кеше караган

Сабан туеның абсолют батыры исеменә беренче ярышлар сәгать 10 ук булды, ә аннан соң театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

Казанда Аккош күлендә узган Сабан туен 30 меңнән артык кеше караган
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Аккош күле территориясендәге Сабантуйны 30 меңнән артык казанлы һәм башкала кунаклары караган. Бу хакта Киров һәм Мәскәү районнарының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хәбәр итә.

Бәйрәмдә катнашучылар күңелләренә хуш килгән тематик мәйданчыкларда булды. Сабантуй батыры исеменә беренче ярышлар сәгать 10 да ук булды, ә аннан соң күл турындагы риваятькә нигезләнеп эшләнгән театраль тамаша тәкъдим ителде. Аның буенча, күл кайчандыр көчле агымлы елганың зур бер өлеше булган.

Футбол буенча дөнья чемпионатына килгән шәһәр кунаклары да милли бәйрәмне карады. Колумбиядән килгән төркем зур тырышлык белән күп кенә ярышларда катнашты.

Төп концерт мәйданында Гүзәл Уразова, Равил Харисов, Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, Иркә һәм башка җырчылар чыгыш ясады.

Бәйрәм абсолют Батырны бүләкләү белән тәмамланды, ул - Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин булды. Җиңүчегә Сабантуйның төп бүләге – тәкә тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100