Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Аккош күле янында җәйге беседкалар янган
Янгын 80 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән.
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Аккош күле янында җәйге беседкалар янды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тататрстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртән сәгать бишләрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Горький шоссесы янында агачтан эшләнгән урам беседкалары януы турында хәбәр алынган. Ялкынның күрше корылмаларга күчү куркынычы булган.

Урынга килгән 4нче янгын сүндерү часте 40 минут эчендә 80 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән.

Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Янгын чыгу сәбәбен белгечләр ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз