news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ак мәчетне реставрацияләү эшләре башланды

Казанда Ак мәчетне реставрацияләү эшләре башланды

Татарстан башкаласында Ак мәчеттә реставрация эшләре башланган. Мехчылар урамындагы дин йорты озак вакыт консервацияләнгән хәлдә булган.

«Реставрация проекты әзер, килешенгән һәм июль аенда мәдәни мирас объектларын саклау комитетыннан объектта эшләр башкаруга рөхсәт бирелде <...> Бу бинаның язмышы күп яктан барлык дини йортларга хас. Мәчет 1929 елда ябылган, манарасы киселгән, ә бинаны төрле елларда мәктәп, тире фабрикасы цехы, завод клубы буларак кулланганнар», дип әйтелә ведомствоның «ВКонтакте» берләшмәсендә.

Эшләрнең төп максаты - бинаның заманча кулланылышка яраклаштырылуын исәпкә алып, тарихи йөзен торгызу.

Комитет рәисе Иван Гущин реставраторлар алдында зур бурыч торуын, аны берничә этапта хәл итәчәкләрен әйтте. Бүгенге көндә өстәп салынган совет корылмалары һәм эчке бүлемнәр сүтелгән, инженерлык челтәрләре — газ, җылылык, электр энергиясе, су кертү мәсьәләләре хәл ителә. Шулай ук биеклеге 31,6 метр тәшкил итәчәк дүрт катлы манараны торгызу буенча эшләр башланган. Быел шулай ук нигезне һәм стеналарны ныгыту планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100