news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ак мәчет территориясен төзекләндерәчәкләр

Казанда Ак мәчет территориясен төзекләндерәчәкләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда Ак мәчеткә яктырту урнаштырачаклар. Шулай ук территорияне төзекләндерү һәм бинага инженерлык коммуникацияләре үткәрү планлаштырыла. Проект тарихи-мәдәни экспертизаның уңай бәяләмәсен алырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты.

Күптән түгел, октябрь уртасында, Кызыл Татарстан урамында урнашкан гыйбадәт йорты ишекләрен ачты. Белгечләр аның тарихи йөзен торгызганнар.

Документ нигезендә, бинаны һәм аның тирәсендәге территорияне яңарту дәвам итәчәк. Тышкы коммуникацияләр: суүткәргеч, канализация, электр челтәрләре, газ белән тәэмин итү, җылылык челтәрләре салу планлаштырыла. Шулай ук түбә уртасында урнашкан манарада архитектур яктырткыч барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100