news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Ак мәчет»не заманча таләпләр буенча төзекләндерәчәкләр

1801-1805 елларда төзелгән бина мәдәни мирас объекты булып тора.

Казанда «Ак мәчет»не заманча таләпләр буенча төзекләндерәчәкләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казанда Яңа бистә мәчетен, аны «Ак мәчет» дип тә атыйлар, төзекләндерергә ниятлиләр. Бина 1801-1805 елларда төзелгән, ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Шуңа күрә аны яңарту ТР мәдәни мирасны саклау комитеты белән килештереләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

«Бер яктан, мәчетнең тарихи йөзен саклап торгызу һәм саклау зарурилыгы бар, ә икенче яктан — аны, өммәтнең заманча таләпләрен исәпкә алып, тулысынча файдалану мөһим», — диделәр мөселманнар Диния нәзарәтендә.

Бу бинаны төзекләндерүдән тыш, мәчет имам-хатыйбы территориядә мәхәллә кешеләре өчен уңайлы яңа корпус төзергә тәкъдим итте. Анда кухня, төшке аш залы, санузеллар һәм тәһарәтханә  булдырырга тәкъдим ителә. Революциядән соң барлыкка килгән һәм мәдәни кыйммәткә ия булмаган корылмаларны сүтү тәкъдим ителә.

Элек мәчет бинасында консервация эшләре үткәрелгән иде. Фәрит Салман мәчетнең имамы булып тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100