news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Ак халатлы фәрештәләр" татар теле, медицина терминологиясе буенча олимпиада була

Бәйге татар телле һәм рус телле студентлар өчен үткәрелә.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Казанда "Ак халатлы фәрештәләр" татар теле һәм медицина терминологиясе буенча Республика олимпиадасы узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадада Татарстан Республикасының урта һөнәри медицина уку йортларының укучылары, шулай ук КДМУның дәвалау, педиатрия, фармацевтика факультетларының студентлары катнашачак.

Бәйге татар телле һәм рус телле студентлар өчен үткәрелә. Биремнәр база югары һәм урта һөнәри белемен бирүнең стандарты кысаларында эшләнде, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100