news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда “Ак Барс” командасын хөрмәтләячәкләр
Бу минутларда Казан клубы җанатарлары Меңьеллык мәйданына агыла
Скопировать ссылку
(Казан, 26 май, "Татар-информ", Кристина Иванова). Казанда “Ак Барс” командасының Гагарин Кубогын отуы уңаеннан чаралар башлана. Бу минутларда Казан клубы җанатарлары Меңьеллык мәйданына агыла.
Казан мэриясе янында дүрт тапкыр Россия чемпионы булган, ике мәртәбә Гагарин Кубогын отан хоккейчылар өчен карета тора. “Барслар”, Казан Кремлендәге тантанадан соң, Меңьеллык мәйданына юл тотачаклар һәм анда җанатарларга мөрәҗәгать итәчәкләр.
Хоккей геройлары 19.00 сәгатьтә сәхнәгә аяк басар дип көтелә. Шуннан соң “Пирамида”да Континенталь хоккей лигасы президенты Александр Медведев һәм башка рәсми затлар чемпионнарга алтын медальләр тапшырачак. “Ак Барс” хоккейчылары өчен шулай ук "А-студио" һәм "Bad Boys Blue" төркемнәре катнашында концерт программасы тәкъдим ителәчәк.
Меңьеллык мәйданында "Мураками", "Волга-Волга", "DEMO", "Кар-Мэн", "Ricchi e Poveri", "Bad Boys Blue" төркемнәре чыгыш ясар дип көтелә. Чемпионнарны хөрмәтләү чарасы 22.00 сәгатьтә салют белән төгәлләнәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot