Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе чемпионаты узды
Кичә Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда танылган мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Турнирны Татарстан мөфтияте ярдәмендә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе оештырды. Әлеге көрәш бәйгесе танылган мөселман спортчысы һәм тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә аның исемен йөртә.
ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ярышка Россиянең 28 төбәгеннән 410 спортчы килде, шуның 175е – татарстанлылар. Катнашучылар арасында ислам уку йортлары студентлары һәм актив мөселман яшьләре бар. Ярышларның баш хөкемдары булып Бөтенроссия категориясенә ия судья Герман Енаев торды.
Мөфти Камил хәзрәт әлеге вакыйгада катнашучыларны сәламләп, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, рухи һәм физик тәрбия бирүдә ислам диненең роле турында сөйләде. Ул джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионатын оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Камил хәзрәт шулай ук танылган тренер Айрат Кәлимуллин хакында истәлекләре белән уртаклашты, диелә хәбәрдә.
- Айрат Кәлимуллин (1961-2022) джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле шәхес иде һәм ул Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты булып эшләде. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын ихтыярый уеннарга әзерләү буенча тренерларның берсе булган. Ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Ул озакка сузылган авырудан соң 2022нче елда вафат була. Аның укучылары халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия исеменнән уңышлы чыгыш ясый һәм спортчыларның яңа буынын тәрбияли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз