news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты узачак

10-11 октябрьдә тәүге тапкыр Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Дамир улы Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча дөнья чемпионаты узачак. Чемпионат джиу-джитсуның бразилияле төре дөньясында иң масштаблы вакыйгаларның берсе булачак, Җир шарының иң көчле спортчылары дөнья чемпионы исемен яулау өчен бер келәмдә көрәшәчәк. Джиу-джитсуның бразилияле төре җанатарларын тарихка кереп калырлык ике көнлек мавыктыргыч ярышлар көтә.

Джиу-джитсуның бразилияле төре буенча ачык халыкара ярышлар Татарстан Диния нәзарәте теләктәшлегендә джиу-джитсу буенча TWWBJJның Россия Лигасы тарафыннан үткәрелә һәм А.йрат Кәлимуллинның спорт һәм тренерлык казанышларына хөрмәт йөзеннән аның истәлегенә багышлана.

Турнирның төп максаты – физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; катнашучыларның һәм судьяларның осталык дәрәҗәсен арттыру; яшьләргә патриотик тәрбия бирү.

Чемпионат «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында ачылачак. Аның күпсанлы спортчылары ислам илләреннән киләчәк. Мисал өчен, 2026 елның 5 нче октябренә булган мәгълүматларга караганда, ярышларда Россия, Төркия, Азербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, шулай ук Беларусь, Бразилия, Корея, Грузия, Испания Абхазия, Әрмәнстаннан джитсерлар – барлыгы 1000 нән артык көрәшче катнашачак. Спортчыларның шактый өлеше – Россия төбәкләреннән килгән, шул исәптән, Татарстаннан мөселман яшьләре вәкилләре. Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасында 9 авырлык категориясендә узачак, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен параджитсу категориясе дә өстәлгән.

Чемпионат «Ак барс» Көрәш сараенда (Казан шәһәре, Фатыйх Әмирхан ур., 1г) узачак. Турнирның рәсми ачылышы – 10 октябрьдә 8:40 сәгатьтә. Көрәшләр 9:00 сәгатьтә башлана. Моннан тыш, чемпионат кысаларында 11 октябрьдә 19:00 сәгатьтә TWW TEAM FIGHTS KAZAN, TWW SUPER FIGHT 7 һәм TWW JUNIOR 12 категорияләрендә команда очрашулары узачак.

  • Айрат Дамир улы Кәлимуллин (30.04.1961-23.03.2022) джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле шәхес иде һәм ул Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты булып эшләде. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын ихтыярый уеннарга әзерләү буенча тренерларның берсе булган. Моннан тыш, Айрат Кәлимуллин – ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Дамир улының озакка сузылган авырудан соң 2022 елда арабыздан китүе Татарстан мөселманнары өчен зур югалту булды. Аның укучылары халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия исеменнән уңышлы чыгыш ясый һәм спортчыларның яңа буынын тәрбияли.
news_right_1
news_right_2
news_bot