Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда айкидо буенча бөтенроссия ярышлары узачак
14 мартта Казанда ел саен үткәрелә торган «Казан Зиланты» айкидо буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Турнир «Ак барс» Көрәш сараенда узачак һәм Россия яшьләренең VII җәйге Спартакиадасына беренче сайлап алу этабы булачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда илнең 20дән артык төбәгеннән 500гә якын спортчы чыгыш ясар дип көтелә. Татарстан башкаласына Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград һәм Камчатка командалары, шулай ук Белгород, Оренбург, Тула, Владимир, Саратов, Самара һәм Ульяновск өлкәләре һәм Марий Эл Республикасы вәкилләре киләчәк. Татарстанны ярышларда Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Бөгелмә спортчылары тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Катнашучылар айкидоның берничә дисциплинасында бүләкләнү өчен көрәшәчәкләр: парлы разрядта «Кихон Вадза», парлы һәм төркемле чыгышларда «Дзюи вадза», шулай ук «Комплекс-техника» категориясендә.
Программаның аерым өлеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылган айкидо буенча ярышлар булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз