news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Әйбәт!» беренче балалар фестивале башланды

Казанда «Әйбәт!» беренче балалар фестивале башланды
Фото: © "Татар-информ", Эльза Кузнецова

Татарстан башкаласында «Татнефть Арена» мәйданчыгында «Әйбәт!» беренче балалар фестивале башланды. Анда Казанның иң яхшы балалар коллективлары Россия эстрада йолдызлары белән бергә чыгыш ясаячак. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Пицца» төркеме, Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Эльмира Кәлимуллина, Мәскәүнең «Домисолька» музыкаль театры белән бергә фестивальдә «Шарм» эстрада шоу-театры, «Дорога из города» бию театры, «Изумрудный город» һәм «Акцент» студияләре, «Без нот» хоры, «Пестрая компания» ансамбле, «Казан» бию ансамбле студиясе, «Кристалл» шоу-балеты, «Мгновение» бию театры һ.б. командалар катнашыр дип көтелә.

Ачылыш тантанасы чакырылган барлык иҗат коллективлары катнашында «Әйбәт» җырын башкару белән башланды. Шуннан соң фестивальдә катнашучылар, шулай ук иҗат коллективларының җитәкчеләре видеокотлауда бәйрәм кунакларын сәламләде.

Фестиваль Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән үткәрелә. Ул шәһәрдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган иң масштаблы тантаналарның берсенә әверелде.

«Сезне Балаларны яклау көне белән чын күңелдән котлыйм. Җәйне шундый матур балачак фестивале белән башлавыбызга бик шатмын», - диде шәһәр башлыгы ачылыш тантанасында.

Мэр билгеләп үткәнчә, бу мәйданчыкта, хоккей матчларыннан тыш, төрле халыкара вакыйгаларны ачу тантанасы да үткәрелә. Аның сүзләренчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан җитәкчелеге (ул чагында башкарма комитетта эшләгән, хәзер ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыеваны да кертеп) инде 2013 елгы Универсиада алдыннан ук барлык ачылыш тантаналарын үз көчләре белән үткәрергә теләгән иде.

«Бу вакыт эчендә без биюче һәм җырлаучы талантлы балаларның тулы бер буынын үстердек. Сез безнең Казанны һәм балаларыбызны бәхетле итәсез. Сезне бик яратабыз һәм сезнең белән горурланабыз», - дип сүзен төгәлләде Метшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot