news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы төшерелә башлады

Казанда «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы төшерелә башлады
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Казанда «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы төшерелә башлады. Аның беренче кадрлары шәһәр үзәгендәге кафеларның берсендә, Бакый Урманче һәйкәле торган скверда төшерелде.

Режиссер Александр Далматов фильмны нигездә «Кеше китә, җыры кала» телесериалын төшергән команда белән төшерәчәк. Киносценарийны алар Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә Алсу Хәбибуллина белән икәү язалар.

Съемканың беренче көнендә төшерелгән кадрларда без пьесаның төп герое Мәдинәнең студент чагын һәм аның курсташ ахирәтләрен, өч кызга гашыйк булып йөргән өч егетне күрәбез.

Мәдинә ролендә – Әлмәт театры артисты Диләрә Фазлыева. Аның ахирәтләрен Әлмәт театры артисты Энҗе Сәйфетдинова һәм Чаллы театры артитсы Юлия Григорьева уйный. Алар янында йөрүче егетләр ролендә Алмаз Борһанов, Алмаз Хөсәенов һәм Айзил Фазлыев.

Телесериалның күпчелек өлеше җәй көне төшереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot