Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда АИ-95 ле бензин кыйммәтләнде
Узган атнада аның литры уртача 23 сум 53 тиеннән сатылды
(Казан, 11 август, “Татар-информ”). Узган атнада Татарстан башкаласында А-76, АИ-93,92 ле бензин һәм дизель ягулыгы бәясе үзгәрешсез калды. 9 августка булган мәгълүматларга караганда, Казанда А-76 лы бензинның литры уртача 19 сум 92 тиен, АИ-93,92 ле бензинныкы – 21 сум 47 тиен, дизель ягулыгы -17 сум 90 тиен торган. Ә менә АИ-95 маркалы ягулык бәясе соңгы бер атнада 17 тиенгә күтәрелеп, әлеге төр мотор ягулыгының литры уртача 23 сум 53 тиеннән сатыла.
Идел буе төбәгендә бу чорда Түбән Новгород, Уфа, Самара, Чабаксар, Сарански, Ижевски, Пенза, Оренбург һәм Пермь шәһәрләрендә мотор ягулыгы бәяләре үзгәреш кичермәгән. Округта литры уртача 20 сум 46 тиеннән сатылган иң кыйммәтле А-76 лы бензин һаман да Йошкар-Олада саклана. Узган атнада иң кыйммәтле АИ-93,92 бензин адресын үзгәрткән. Берничә атна дәвамында ул Түбән Новгородта сатылса, хәзер – Саранскида. Мордовия башкаласында аның литры уртача 23 сум 2 тиен тора. 25 сум 7 тиен торган АИ-95 ле ягулык – һаман да Түбән Новгородта. Литры уртача 19 сум 30 тиен торучы кыйммәтле дизель ягулыгы инде берничә атна дәвамында Уфада сатыла.
Казандагы дизель ягулыгының бәясе округта иң арзанлысы булып кала. Ә калган төр арзанлы ягулык Самарада сатыла. Биредә А-76 лы бензинның литры уртача 18 сум 43 тиен, АИ-93,92 ленеке - 21 сум 11 тиен һәм АИ-95 ле бензинныкы-23 сум тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз