news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда АИ-93,92 маркалы бензин бәясе арткан

А-76 (АИ-80), АИ-95 маркалы бензин һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калган

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 14 мартка Казанда А-76 (АИ-80), АИ-95 маркалы бензин һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калган һәм литры 31,33 сум 35,56 сум һәм 33,45 сум тәшкил иткән. АИ-93,92 маркалы бензин бәясе артып, литры 32,80 сумга җиткән.

Киров, Ульяновск, Ижевск, Пенза, Оренбург һәм Пермьдә АИ-93,92 һәм АИ-95 маркалы бензинга уртача бәяләр күтәрелгән.

Уфа һәм Саранскида барлык маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр элеккечә калган. Самарада исә бензин һәм дизель ягулыгы хакы күтәрелгән.

А-76 (АИ-80) маркалы бензинга иң түбән бәяләр Пенза һәм Сарытауда, АИ-93,92гә Самарада һәм АИ-95 һәм дизель ягулыгына Казанда теркәлгән.

А-76 (АИ-80) һәм АИ-93,92 маркалы бензинга уртача бәяләр Кировта, АИ-95кә Түбән Новгородта һәм дизель ягулыгына Пермьдә теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органында.                                                      

news_right_1
news_right_2
news_bot