Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда АИ-93,92 ле бензин һәм дизель ягулыгы арзаная төште
Бездәге бу төр ягулыклар Идел буенда иң арзанлысы
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Узган бер атнада Казанда АИ-93,92 ле бензин 3 тиенгә арзаная төшеп, аның 1 литры уртача 20 сум 59 тиеннән сатылган. Дизель ягулыгы бәясе 10 тиенгә төшеп, бу төр ягулыкның литры уртача 17 сум 44 тиен торган. А-76 маркалы бензин хакы 19 сум 34 тиен күләмендә үзгәрешсез калган. Аның каравы АИ-95 ле ягулык 5 тиенгә кыйммәтләнеп, аның литры өчен уртача 22 сум 69 тиен сорыйлар.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәрләренә караганда, Идел буе төбәкләре башкалаларыннан Түбән Новгород, Уфа, Киров, Уляновски, Сарански, Йошкар-Ола, Оренбург, Саратов һәм Пермь шәһәрләрендә узган бер атнада автомобиль ягулыгы бәяләре үзгәреш кичермәгән.
Узган атна йомгаклары буенча, Идел буенда иң кыйммәтле А-76 лы бензин (литры 20 сум 43 тиен тора) - Йошкар-Олада, АИ-93,92 ле (22 сум 80 тиен) һәм АИ-95 ле ягулык (24 сум 69 тиен) –Түбән Новгородта, иң кыйммәтле дизель ягулыгы (19 сум 61 тиен)-Чабаксарда теркәлгән.
Округта дизель ягулыгы һәм АИ-93,92 ле бензинның иң арзанлысы һаман да Казанда сатыла. Иң очсызлы А-76 лы бензин (18 сум 6 тиен) һәм АИ-95 маркалы ягулык (22 сум 55 тиен) Оренбургта теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз