news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда АИ-93,92 ле бензин бәясе 4 тиенгә төште

Калган төр мотор ягулыгы бәясе үзгәреш кичермәде

(Казан, 27 май, “Татар-информ”). Узган атнада Казанда А-76 лы һәм АИ-95 ле бензин һәм дизель ягулыгының уртача бәясе үзгәреш кичерми, 19 сум 79 тиен, 23 сум 10 тиен һәм 17 сум 75 тиен дәрәҗәсендә калган. АИ-93,92 ле бензинныкы 4 тиенгә төшкән. Хәзер аның литры Татарстан башкаласында уртача 21 сум 22 тиеннән сатыла.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматларына караганда, узган 1 атна эчендә Түбән Новгород, Самара, Киров, Ижевски һәм Саратовта автомобиль ягулыгы бәяләре үзгәреш кичермәгән. Хәзерге вакытта Идел буенда литры уртача 20 сум 46 тиен торган иң кыйммәтле А-76 лы бензин Йошкар -Олада, 22 сум 80 тиенлек АИ-93,92 ле һәм 24 сум 69 тиенлек кыйммәтле АИ-95 ле бензин Түбән Новгородта теркәлгән. Иң очсызлы дизель ягулыгы-Чабаксарда. Чувашстан башкаласында аның бер литры уртача 19 сум 61 тиенгә төшә.
Ә иң арзанлы бензин - Самарада. Биредә А-76 лы марка-18 сум 34 тиен, АИ-93,92 лесе- 21 сум, АИ-95 ле ягулык-22 сум 93 тиен тора. Идел буенда очсызлы дизель ягулыгы-Казанда.


autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100