news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда АИ-92, АИ-95 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы арзанайган

Узган атнада Казанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин арзанайган. Татарстанстатта исәпләп чыгаруларынча, 1-8 апрельдә шулай ук дизель ягулыгының да уртача бәясе кимегән.

Статистик ведомство мәгълүматлары буенча, әлеге чорда АИ-92 маркалы бензинның литры - 14, АИ-95нең 16 тиенгә арзанайган. Хәзер әлеге маркалардагы мотор ягулыгы 46 һәм 49,7 сум тора.

Дизель ягулыгы шул ук чорда 22 тиенгә очсызракка сатылган, хәзер аның бәясе 51,6 сум тәшкил итә.

АИ-98 маркалы бензинның уртача бәясе бер атна эчендә үзгәрешсез калган. Аның литры 59 сум тора.

Россиядә ел ярым эчендә беренче тапкыр мотор ягулыгы бәяләренең кимү тенденциясе күзәтелүе хакында элегрәк хәбәр ителгән иде. «Татар-информ» агентлыгы сораштырган экспертлар Татарстан заправкаларындагы бәяләрнең нинди булачагын фаразлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100