news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда АИ-92,93 ле бензины тагын арзаная төште

Хәзер аның литры уртача 19 сум 68 тиеннән сатыла

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”). Узган бер атнада Казанда А-76 лы бензин һәм дизель ягулыгы бәяләре 0,8 процентка түбәнәя төште. Татарстан башкаласында аларның литры уртача 18 сум 71 тиен һәм 17 сум 71 тиен тора. Элегрәк литры 19 сум 71 тиен булган АИ-92,93 ле бензин да 3 тиенгә очсызланып, аның бер литры 19 сум 68 тиеннән сатылган. АИ-95 ле бензин хакы элеккечә -22 сум 47 тиен күләмендә калган.
Татарстанстат хәбәрләренә караганда, узган бер атнада Идел буе төбәкләреннән Түбән Новгород, Самара, Ульяновски, Ижевски, Оренбург һәм Пермь шәһәрләрендә барлык төр мотор ягулыгы бәясе үзгәрешсез калган.
Идел буенда иң кыйммәтле АИ-92,93 ле, АИ-95 ле бензин һәм дизель ягулыгы һаман да –Түбән Новгородта. Биредә аларның литры уртача 22 сум 30 тиен, 24 сум 19 тиен һәм 19 сум 69 тиен тора. Иң кыйммәтле А-76 бензины да адресын үзгәртмәгән- һаман да Йошкар-Олада. Биредә аның литры 19 сум 94 тиен тора.
Казанда сатылучы АИ-92,93 ле бензин безнең округта иң арзанлысы санала. Литры 17 сум 52 тиенлек А-76 лы һәм литры 21 сум 82 тиен торган АИ-95 ле бензин Оренбургта сатылган. Литры уртача 17 сум 63 тиен булган дизель ягулыгы- Пензада.


news_right_1
news_right_2
news_bot