Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда АИ-92,93 ле бензин уртача 73 тиенгә кыйммәтләнде
АИ-95 ле бензин хакы 33 тиенгә күтәрелде
(Казан, 4 март, “Татар-информ”). А-76 лы бензин бәясе үзгәрешсез калды, дизель ягулыгы 29 тиенгә очсызланды, АИ-92,93 ле бензин бәясе 73 тиенгә, АИ-95 ле бензинныкы 33 тиенгә күтәрелде. Казанда автомобиль ягулыгына март башына булган бәяләр үзгәреше әнә шуннан гыйбарәт. Татарстан башкаласында А-76 лы бензинның литры уртача 18 сум 86 тиеннән, дизель ягулыгы-18 сум 7 тиеннән, АИ-92,93 ле бензин-20 сум 8 тиеннән, АИ-95 лесе-22 сум 46 тиеннән сатыла.
Бәясе сизелерлек күтәрелү сәбәпле, Казанда сатылучы АИ-92,93 ле бензин Идел буенда иң арзанлы булудан туктады. Соңгы бер атнада безнең федераль округта барлык төр мотор ягулыгының иң арзанлысы Оренбургта теркәлгән. Биредә А-76 лы бензинның литры өчен уртача 17 сум 52 тиен сорыйлар. АИ-92,93 ле бензинның литры 20 сум 3 тиен, АИ-95 ле бензинныкы-21 сум 82 тиен, дизель ягулыгы 17 сум 95 тиен тора.
Ә менә литры 21 сум 83 тиен торган иң кыйммәтле АИ-92,93 бензины, 23 сум 69 тиенлек АИ-95 ле бензин, 19 сум сум 70 тиенлек кыйммәтле дизель ягулыгы узган атнада Түбән Новгородта сатылган. Киров шәһәре һаман да Идел буенда иң кыйммәтле А-76 лы ягулык (19 сум 50 тиен) сатылучы урын булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз