news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда АИ-92,93 ле бензин тагын 10 тиенгә арзанайган

Башка төр бензин бәяләре дә соңгы бер атнада төшүен дәвам иткән

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан башкаласында мотор ягулыгы бәясе соңгы бер атнада тагын очсызлана төште. А-76 лы бензин 7 тиенгә, АИ-92,93 ле ягулык-10 тиенгә, АИ-95 маркалысы-5 тиенгә арзанайды. Шулай итеп, Казанда А-76 лы бензинның 1 литры уртача 18 сум 70 тиен, АИ-92,93 лесенеке-18 сум 82 тиен, АИ-95 ле бензин -21 сум 89 тиен тора. Дизель ягулыгы, киресенчә, кыйммәтләнүен дәвам итә. Узган атнада аның уртача бәясе тагын 49 тиенгә күтәрелеп, 17 сум 65 тиен булган.

Узган атна йомгаклары буенча, Идел буе федераль округында 19 сум 50 тиен торган иң кыйммәтле А-76 бензины - Киров шәһәрендә, 21 сум 42 тиенлек кыйммәтле АИ-92,93 ле бензин һәм 23 сум 32 тиенлек АИ-95 ле ягулык – Саранскида сатылган. Кыйммәтле дизель ягулыгы моңарчы Уфада сатылса, соңгы бер атнада адресын үзгәрткән. Хәзер литры 18 сум 72 тиен торучы иң арзанлы дизель ягулыгы Чувашстан башкаласында сатыла.

Иң очсыз А-76 лы бензин узган атнада да Оренбургта теркәлгән. Биредә аның бәясе 17 сум 26 тиен күләмендә үзгәрешсез калган. 21 сум 55 тиенлек арзанлы АИ-95 ле бензин инде ике атна дәвамында Пензада сатыла. Ә иң арзанлы АИ-92,93 ле бензин һаман да Казанда. Моңа кадәр арзанлы дизель ягулыгы бездә теркәлгән булса, соңгы атнада бәяләр үзгәреше моңа тәэсир күзәтелгән. Күршеләребездә бу төр ягулыкның литры уртача 17 сум 43 тиен тора. Бу хакта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәр итә.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100