Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда АИ-92,93 ле бензин һәм дизель ягулыгы арзаная төште
Идел буенда АИ-92,93 ле бензинның иң арзанлысы Казанда сатыла
(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Узган бер атнада Татарстан башкаласында АИ-92,93 ле бензин бәясе 1,5 процентка, дизель ягулыгы бәясе -0,4 процентка кимеде. А-76 һәм АИ-95 ле бензин бәясе үзгәрешсез калды. Шулай итеп, бу атна башына булган мәгълүматларга караганда, Казанда АИ-92,93 ле ягулыкның литры уртача 19 сум 78 тиен, дизель ягулыгыныкы-17 сум 99 тиен тора. А-76 лы мотор ягулыгы өчен 18 сум 86 тиен, ә АИ-95 ле бензин өчен 22 сум 47 тиен сорыйлар.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе хәбәр итүенчә, Идел буе төбәгендә Уфа, Самара, Киров, Ульяновски, Йошкар-Ола, Пенза һәм Оренбург шәһәрләрендә әлеге төр ягулык бәяләре үзгәреш кичермәгән. Узган атна йомгаклары буенча, округта иң кыйммәтле А-76 лы бензин (19 сум 50 тиенлек) Киров шәһәрендә теркәлгән. Югары бәяле АИ-92,93 ле бензин (21 сум 82 тиен), АИ-95 ле бензин (23 сум 69 тиен) һәм дизель ягулыгы (19 сум 69 тиен) Түбән Новгородта сатылган.
АИ-92,93 ле бензинның иң арзанлысы Казанда сатыла. Литры 21 сум 82 тиенлек АИ-95 ле бензин һәм литры 17 сум 52 тиен торган А-76 лы бензин, 17 сум 95 тиенлек арзанлы дизель ягулыгын Оренбургта алырга булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз