Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Агым» яшьләр медиапремиясенә гаризалар кабул итү башланды
Татарстан башкаласында 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь иҗатчылар өчен «Агым» II шәһәр медиапремиясе старт алды. Катнашуга гаризаны ММЧ белән эшләү буенча белгечләр, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган компанияләр, шулай ук иҗат сәнәгате вәкилләре бирә ала. Анкеталар 22 мартка кадәр кабул ителә.
Медиапремия яшь медиа вәкилләренә Казан шәһәре кысаларында медиа өлкәсендә башкарган эшләре өчен үзләренең казанышлары турында сөйләргә, ярдәм алырга һәм танылу яуларга мөмкинлек бирәчәк.
Конкурс биш шәхси һәм 12 катнаш юнәлеш буенча 17 номинациядә уза: «Ел медиаменеджеры», «Репортаж төшерү», «Студиядә төшерү», «Нәфис фильм төшерү», «Мәкалә», «Проектның фирма стиле», «Сайтны бизәү», «Оешманың фирма стиле», «Фотопроект», «Репортаж видеоролигы», «Имидж видеоролигы», «Документаль видеоролик», «Вконтактеның иң яхшы бергәлеге», «Иң яхшы Телеграм каналы», «Казанның иң яхшы медиа югары уку йорты», «Дәүләт оешмасының иң яхшы медиасы» һәм «Иң яхшы яшьләр HR келәймәсе». Материалларны бөтен Россиядән медиа өлкәсендәге белгечләр бәяләячәк.
Медиапремия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Казан мәдәният идарәсе гранты ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Проект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз