news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда агуланган ун гөмбәче хастаханәгә салынган

2018 ел башыннан барлыгы 27 кеше гөмбә ашап агуланган.

Казанда агуланган ун гөмбәче хастаханәгә салынган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Өч атнада Казанда ун гөмбәче агуланып хастаханәләргә салынган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

21 көндә гөмбә ашап агуланган 18 кеше шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсенә салынган.

«Аларның унысы үзләре гөмбә җыйганнар. Безгә китерелгән гөмбә белән агуланучыларның 80 проценты гөмбәләрне дөрес эшкәртмәү яки туклану кагыйдәләрен үтәмәгән аркасында агуланалар. Мин ниндидер сәбәпләр аркасында гөмбә ашарга ярамаган кешеләр, балалар яки ашкайнату органнары проблемасы булган кешеләр турында әйтәм», – дип билгеләп үтте Насыйбуллина.

Медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, 2018 ел башыннан алып хастаханәнең токсикология бүлегенә гөмбә белән агуланган 27 граждан китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot