news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда агросәнәгать комплексында инновацион технологияләр кертү хакында фикер алыштылар
Алдынгы технологияләр терлекләр өчен азык өстәмәләре җитештерү, органик ашламалар алу, ашамлык шикәре эшләп чыгаруга кагыла
Скопировать ссылку
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ТР агросәнәгать комплексы өлкәсендә инновацион технологияләр куллану мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә “Роста” ҖЧҖ генераль директоры Феликс Әүһәдиев, “Электрол-Б” ҖЧҖ генераль директоры Анатолий Жарковский, «НПП «Ветта-Сервис» ҖЧҖ генераль директоры Людмила Пунегова, «Байлык» ҖЧҖ директоры Елена Кулагина, “Авиамотор” ҖЧҖ, “ВМ-групп” ҖЧҖ, “Цит” ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә алга таба куллану максатыннан югары технологияле азык өстәмәләре һәм ветеранария преператлары җитештерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Шулай ук экологик яктан чиста органик ашламалар, энергия ресурсларының кайбер төрләрен алу һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү зоналарында экологик хәлне яхшырту максатыннан авыл хуҗалыгы производствосы һәм азык-төлек сәнәгате калдыкларын эшкәртү өчен биоэнергетик җайланмалар эшләп чыгаруга бәйле мәсьәләләр дә каралды.
Аерым алганда, ашлык фуражы чималыннан ашамлык шикәре җитештерү технологиясе тикшерелде. Бу алым ярдәмендә составында шикәр 80 проценттан да ким булмаган бәрәңге балы һәм коры порошок алырга мөмкин. Порошокны сыерлар рационына өстәү аларның продуктлылыгын 25 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot