news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда агросәнәгать комплексын үстерүне закон нигезендә җайга салу мәсьәләсе тикшерелде

Бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә агросәнәгать комплексы өлкәсендә еш очрый торган проблемалар хакында да фикер алыштылар

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексын үстерүне закон нигезендә җайга салуга бәйле актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, аның урынбасары Илсур Сафиуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Николай Якушкин җавап бирде.
Иң элек парламентарийлар яңа чакырылыш башыннан бирле нинди эшләр башкарылуы хакында сөйләде һәм хәзерге вакытта үзләре тикшерә торган мәсьәләләргә киңрәк тукталды. Валерий Васильевның сүзләренә караганда, депутатларның эшләү формасы төрле: агросәнәгать комплексы өлкәсендә теге яки бу проблеманы тикшерү буенча эшче төркемнәр оештырыла, җыелган мәгълүматка анализ ясала. Күчмә киңәшмәләр һәм проблеманы урыннарда өйрәнү барлык чаралар арасында аерым урын били.
Якын көннәрдә әлеге өлкәдә тикшерү күздә тотылган яңа закон проектлары хакында сөйләгәндә, Дәүләт Советы комитеты рәисе “Авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында”гы ТР законы өстендә алып барылган эшне билгеләп үтте. Шул рәвешчә, җир ресурсларыннан рациональ файдалануны стимуллаштыручы, җирнең уңдырышлылыгын арттырырга мөмкинлек бирүче, шулай ук әлеге өлкәдә дәүләт контролен көчәйтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар кабул итү ниятләнә.
Бакчачыларны борчыган проблемалар да ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты депутатларының даими игътибар үзәгендә. Хәзерге вакытта гражданнарның бакчачылык һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләренә дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча эшче төркем оештырылган.
Матбугат конференциясе барышында журналистлар сөткә бәяне закон нигезендә җайга салу темасын да кузгатты. Илсур Сафиуллин фикеренчә, сөт бәяләрен җайга салырга кирәкми. “Кулланылган сөт һәм сөт продуктларының күләмен исәпләп чыгару бик катлаулы. Шунлыктан сөткә бәяне җайга салу мөмкин хәл түгел. Соңгы чиктә мондый чара рентабельсез булырга һәм хуҗалыкларның бер өлеше юкка чыгарга мөмкин”, – дип ассызыклады парламентарий.
Матбугат конференциясендә агросәнәгать комплексы өлкәсендә еш очрый торган проблемалар хакында да фикер алыштылар. Аларга җир салымын арттыру, агросәнәгать комплексы өлкәсенә ярдәм күрсәтү, яшьләрне авылга җәлеп итү һәм әлеге тармакка һәрьяклап булышлык итүгә бәйле мәсьәләләрне кертергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100