news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Әгерҗе мәдәнияте көне узды

Казанда Әгерҗе мәдәнияте көне узды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген "Татарстаның мәдәни башкаласы" конкурс-фестивале кысаларында Казанның Авиатөзелеш районындагы Ленин исемендәге мәдәният йортында Әгерҗе мәдәнияте көне үтте.

«Сезне Әгерҗе ягыннан сәламләвебезгә бик шатбыз. Бүген күп кенә якташларыбыз үзләрен туган якка, туган авылга кайткандай хис итәләр, мөгаен. Концерт программабызда 300 дән артык кеше катнаша. Күргәзмә өлешендә җирлекләр, оешмалар үзләренең матур эшләрен тәкъдим иттеләр», — диде Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов.

Тамаша барышында Әгерҗенең үткәне барланды, сәнгать әһелләре һәм ансамбльләр ватанпәрвәрлекне, милләтләр дуслыгын данлаган чыгышлар ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot