news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда агач ую сәнгатен популярлаштыралар

Казанда "Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе" исемле халыкара симпозиум башланып китте.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казанда "Төрки дөньяда агач ую сәнгате: үткәне һәм бүгенгесе" исемле халыкара симпозиум башланып китте. Фәнни чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Россия сәнгать академиясе бүлек мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Александр Греков, Татарстанның атказанган архитекторы Фәридә Зәбирова һәм башкалар сәламләде.

Ким Миңнуллин билгеләп үткәнчә, симпозиумга Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан һәм Идел буе республикалары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург галимнәре катнашуы сәнгатьнең бу төренә игътибарны арттыра, теоретик эзләнүләрне гомумиләштерергә мөмкинлек бирә.

Александр Греков Россия сәнгать академиясе президенты Зураб Церетелиның сәламләү сүзләрен тапшырды.

Симпозиум ике көн дәвам итәчәк. Беренче көнне Мәскәү, Санкт-Петербург, Үзбәкстан, Кыргызстан, Кырым Республикалары галимнәре чыгыш ясаячак. Төшке аштан соң симпозиум секция утырышларында дәвам итәчәк.

Иртәгә халыкара симпозиум кысаларында Казан халык һөнәрчелеге техникумында осталык дәресләре оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100