Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 37 еллыгы уңаеннан чәчәкләр салдылар
Бүген Казанның Җиңү паркында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган истәлекле чара узды.
Нәкъ 37 ел элек ун ел дәвам иткән әфган сугышы тәмамланды – совет хәрбиләренең соңгы колоннасы ил территориясеннән чыгып китте.
Җыелучыларга мөрәҗәгать белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, сугышчы-интернационалистларның батырлыгы кыюлык, җаваплылык һәм антка тугрылык үрнәге булып кала, ә бу хәтерне саклау яшь буын өчен аеруча мөһим.
«Бүген без илебез өчен үзенчәлекле көнгә җыелдык. Бу – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. 15 февраль мәңгегә батырлык, бурыч һәм тугрылык символы булып калачак. Бу көнне без кайнар нокталарны сынап караган сугышчы-интернационалистларга тирән ихтирам күрсәтәбез. Ватан мәнфәгатьләрен яклап, Сез ныклык, каһарманлык һәм рух көче күрсәттегез. Бүген безнең белән янәшә торган ветераннардан үрнәк алыгыз. Аларның тормыш юлы – намус, батырлык һәм тугрылык дәресе. Алар куелган бурычларны лаеклы үтәделәр, Россия солдатының иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр. Геройларга мәңгелек дан, һәлак булганнарга мәңгелек хәтер», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Бүген һәйкәл янына сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, аларның туганнары һәм якыннары, иҗтимагый ветераннар оешмалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, уку йортлары курсантлары һәм студентлары, шулай ук Казан халкы җыелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз