Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда административ хокук бозучыларга 22 млн сумлык штраф салынган
Арада иң күбе төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга - 17 млн сум штраф
(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Быел гыйнвар-март айларында Казанның Административ комиссиясе административ хокук бозулар турында 2494 карар чыгарган. Утырышлар барышында хокук бозучыларга 22 млн. сумнан артык күләмдә штраф салынган, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Беркетмәләрнең күпчелеге “Бистәләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу” ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 нчы маддәсе буенча төзелгән – 1572 беркетмә, шулар нигезендә 17 млн. сум штраф салынган.
Тагын 668 материал “Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу” ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.2 нче маддәсе буенча төзелгән, ә салынган штрафларның күләме – 1 млн. сум. Тышкы реклама урнаштыру кагыйдәләрен бозган өчен (ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.5 нче маддәсе) 99 беркетмә төзелгән: штраф суммасы - 312,5 мең сум.
“Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү” ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 2.6 нчы маддәсе буенча 154 беркетмә язып бирелгән. Әлеге маддә буенча салынган штрафларның күләме – 3,7 млн. сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз