news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Аҗдаһа» дип аталган Кытай көймәләрендә узышлар була

Казанда «Аҗдаһа» дип аталган Кытай көймәләрендә узышлар була
Фото: kzn.ru

16 августта Түбән Кабан күлендә «Аҗдаһа» дип аталган Кытай көймәләре узышы була. Ярышларда Татарстанның 18 зур предприятиесе һәм ведомствосы командалары катнашачак. Ярышлар «РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумы кысаларында узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңү өчен «КОРИБ», «Челтәрле компания», «Таткабель», Россельхозбанк, «Макскам», «Мегастрой», «Зарница», Алабуга автомобиль заводы, ЭЙДОС, ПСБ, Химград, ICL һәм башка оешмаларның командалары көрәшәчәк.

Татарстанда мондый ярыш «РОСТКИ» форумының традицияләренең берсенә әйләнде һәм ел саен меңләгән тамашачыны җыя.

Чарага керү ирекле, дип хәбәр итә форум командасы.

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай — үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы Казанда 16-19 августта узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot