news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Аҗдаһа» дип аталган Кытай көймәләрендә узышлар башланды

Казанда «Аҗдаһа» дип аталган Кытай көймәләрендә узышлар башланды
Фото: «Ростки» форумының матбугат хезмәте (архив)

Казанда «Аҗдаһа» дип аталган Кытай көймәләрендә узышлар башланды. Ярышлар Камал театрының яңа бинасы янында Түбән Кабан күле акваториясендә уза.

Чемпион титулы өчен Татарстанның алдынгы предприятиеләре хезмәткәрләреннән тупланган 20дән артык команда көрәшәчәк, дип сөйләде ярышларны рәсми ачу тантанасы алдыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

«Бу бәйрәмне инде бишенче тапкыр уздырабыз. Соңгы вакытта безнең Кытай белән хезмәттәшлегебез нык үсте, әмма республика халкы Кытай мәдәнияте һәм традицияләре турында бик аз белә. Әлеге бәйрәм татарстанлыларны алар белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек», - дип белдерде министр.

Ярышлар аҗдаһа башы һәм койрыгы белән бизәлгән махсус көймәләрдә үткәрелә. Һәр көймәдә ритм бирүче барабанчы, ун ишкәкче һәм рульче була. Кагыйдәләр буенча һәр команданың составында кимендә бер хатын-кыз булырга тиеш.

Ярышлар вакытында сәхнәдә Казанда укучы кытай студентлары катнашында бәйрәм концерты узачак. Мастер-класслар зонасында шәһәр халкы һәм кунаклары иероглифлар язарга, «Го» дип аталган милли өстәл уенын уйнарга өйрәнә һәм Кытай спорт дисциплиналары белән таныша алачак.

Аҗдаһа көймәләр ярышы – Дуань-у бәйрәменә 2 мең елдан артык. Ул безнең гасырга кадәр 278 елда фаҗигале төстә һәлак булган беренче Кытай шагыйре Цюй Юаньны искә алу белән бәйле. Бәйрәм ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.

Кытай халкының традициясен Казанда «Ростки» бизнес-форумы вакытында дәвам итәргә булганнар. Аҗдаһа көймәләрдә узышу бәйрәме Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә уза. Чара республика халкын Кытай Халык Республикасы мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыруга юнәлтелгән. Инициативаны Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы хуплады.

«Ростки» форумы чаралары «Экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot