Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Әдәби марафон» җиңүчеләрен котладылар
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Әдәби марафон - 2026» финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда Әдәби марафон проектында 7 илдән, Россия Федерациясенең 23 төбәгеннән һәм Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 2684 кеше катнашкан иде. Алар арасыннан 506 кеше әдәби марафонның берсен дә калдырмаган, ягъни 2026 елда әдәби марафоннарның һәрберсендә катнашкан.
Сәхнәдә китап укучыларга һәм аларның әдәби әйдаманнарына шулай ук Татарстан Язучылар берелеге һәм Татнетны үстерү фонды җитәкчеләре (оештыручылар) белән беррәттән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте вәкилләре дә үз рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле/истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз