news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ачуы чыккан автоледи чит машинаның тәрәзәсен ватарга маташкан

Бу хәл бүген көндез «Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәге янында булган.

Казанда ачуы чыккан автоледи чит машинаның тәрәзәсен ватарга маташкан
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда ачуы чыккан автоледи чит кеше машинасының тәрәзәсен ватарга маташкан. Бу вакыйга төшерелгән видео социаль челтәрләрдә  чыкты. 

Кадрларда «Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәге каршында ике автомобиль - «Тойота» җиңел машинасы белән «Лэнд Ровер» кроссоверы туктаганы күренә. Җиңел машинадан кулына кар чистарта торган щетка тоткан кыз чыга. Ул берничә тапкыр кроссовер көзгесенә суга.

Машина йөртүче кызның ачуын нәрсә чыгарган һәм бу хәлнең нәрсә белән тәмамлануы билгеле түгел. 

news_right_1
news_right_2
news_bot