Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда абыстайлар гаилә традицияләрен саклауның мөһимлеге хакында фикер алыштылар
Кичә Казанда милли мәдәниятне саклау һәм бу юнәлештә хатын-кызларның вазифасы мәсьәләләренә багышланган абыстайлар җыелышы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада Татарстан мөслимәләренең район бүлекләре җитәкчеләре һәм Казан мәчетләренең баш абыстайлары, шулай ук Ульян өлкәсеннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунаклар катнашты. Җыелышка Иран Ислам Республикасы һәм Төркия Республикасының Казандагы Баш консуллыкларыннан да вәкилләр килде. Шулай итеп, чарага барлыгы 100дән артык хатын-кыз җыелды.
Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте
Җыелышта мөслимәләр татар, иран, төрек, кытай милли ашларын тәкъдим итте. Алар шулай ук гаилә бәхете серләре белән уртаклашты, мәдәни аерымлыкларга карамастан, алар төрле илләрдә охшаш булып чыкты. Бу исә үз чиратында төрле халыкларның күңелен берләштерүче рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән традицияләрне бар дөньяда хатын-кызларның бәяләвен һәм җиткерүен күрсәтә, диелә хәбәрдә.
Фото: © ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз