news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Абилимпикс» финалистларын бүләкләделәр: Сез – чын геройлар

Казанда «Абилимпикс» финалистларын бүләкләделәр: Сез – чын геройлар
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк бинасында «Абилимпикс» махсус хәрби операция катнашучылары арасында һөнәри осталык чемпионатын ябу тантанасы узды. Финалистларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

«Сезнең һәрберегезгә тирән ихтирам белдерәм. Сез Ватаныбызның чын геройлары һәм патриотлары. Сез, хәрби сынауларны узып, тыныч тормышта җиңүләр яулавыгызны дәвам итәсез. Бу ярышлар – рухи көч, хезмәт сөючәнлек һәм осталык төшенчәләре яңа мәгънәгә ия булган мәйданчык», – диде Рөстәм Миңнеханов, чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Казанга ярышларга 400гә якын катнашучы, эксперт һәм озата йөрүче килгән. Махсус операция ветераннары 15 һөнәри компетенциядә чыгыш ясады, төрле мастер-классларда катнашты. Ярышларның нәтиҗәләре буенча 75 финалист 2025 елның октябрь аенда Мәскәүдә узачак «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты финалында катнашачак.

«Әлеге масштаблы чараны үткәрү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга тырыштык. Чемпионатның киләчәге зур, катнашучылар саны елдан-ел артачак, дип ышанам. Сезгә Казанда ошадымы, монда рәхәтме?» - дип сорады Миңнеханов, чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Җавап итеп залдан көчле алкышлар яңгырады.

«Безнең өчен бу иң югары бәя. Сез безнең яшьләр өчен үрнәк, Ватаныбызның патриотлары менә шундый булырга тиеш», - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Россия саклану министры статс-секретаре – урынбасары, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева Казандагы чемпионатка илнең 79 субъектыннан вәкилләр җыелды, дип билгеләп үтте.

«Без Рөстәм Нургалиевич белән команда әгъзалары белән таныштык, әзерлек этабы, ярышлар, мастер-класслар ничек узуын карадык. Һөнәрләр исемлеген киңәйтүне сораучылар бик күп булды. Әлбәттә, без моны эшләячәкбез», - дип билгеләде Цивилева.

Ул Татарстан җитәкчелегенә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. «Сез безнең геройлар өчен чын бәйрәм ясадыгыз», - дип билгеләп үтте Анна Цивилева.

Чемпионатта катнашучылар биш көн дәвамында 500дән артык конкурс биремен үтәгән.

«Кадерле ветераннар, сез үзегезнең үрнәгегез белән миллионлаган кешеләрне – балаларны һәм зурларны илһамландырасыз», – дип өстәде Цивилева.

Казанда узган «Абилимпикс» махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары арасында һөнәри осталык чемпионатына 260ка якын катнашучы җыелды. Чараны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Һөнәри белем бирүне үстерү институты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды ярдәмендә Россиянең «Белем» җәмгыяте оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot